Нурлат кунаклар кабул итәчәк

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
1 августта Казанда узачак республика Сабантуенда Нурлат районы да катнаша. Бәйрәмдә 150ләп кеше мәшгуль булачак. Быел  Нурлат  шәһәрчеге район тормышын, уңышларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, осталыгын сурәтләүче элементлардан корылган. Төрле уеннар, спорт бәйгеләре, зур концерт көне буе дәвам итәчәк. Быел нурлатлыларга зур жаваплылык та йөкләнгән: безнең шәһәрчек Дөнья чемпионаты спортчыларыннан һәм алдагы көнне үткән Евразия җирле хакимиятләре Конгрессында  катнашучылардан 60 кешелек делегацияне кабул итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International