Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов Нурлат районында урып – җыю барышы белән танышты
2015 елның 29 июле, чәршәмбе
Бүген Татарстан лидеры Рөстәм Миннеханов Нурлат районының “Южная” АФ, “Агромир” СЙ җәмгыятьләре кырларын вертолеттан карап узды. ТР Премьер – министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Әхмәтов һәм Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров белән берлектә алар “Агромир” хуҗалыгының уҗым бодае кырында кыска вакытлы очрашу үткәрделәр. Рөстәм Нургалиевич очрашуны комбайнчылар белән аралашудан башлады, аларның кәефе, урак барышы белән кызыксынды.
– Бернинди проблема юк, бар да урында хәл ителә, - диделәр комбайнчылар беравыздан. – Бары һава торышы гына әйбәт торсын.
Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы механизаторларның белемнәре белән дә кызыксынды, төп кадрлар әзерләү үзәге буларак аграр техникумның эшләвен хуплады. Район башлыгы Равил Кузюров биредә уракны оештыруда проблемалар булмавын белдерде, уңдырышлы туфракта көткән уңышны алырга бары һава торышы гына комачаулавын әйтеп алды. Хуҗалык җитәкчесе Дмитрий Понин быел шактый техника алынуын, ә киләсе елдан агротехник процессларны заманча үзгәртергә ниятләүләрен белдерде.
Очрашу хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аралашу формасында дәвам итте. Равил Кузюров кыскача районда кыр эшләре барышына күзәтү ясады, уракны 25 августка төгәлләргә ниятләүләрен әйтте. Район басуларында мул чөгендер уңышы көтелүен билгеләп үтте.
– Районда игенчелектә эшне оештыруга бернинди замечаниеләр юк, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – Бары һава торышы гына уңышка аяк чалды. Сөйләшү барышында Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы районда социаль программаларның үтәлеше, мәктәпләргә ремонт барышы, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән дә кызыксынды.
– Динамика уңай, – диде Равил Әфраимович. – Киләсе елда нәтиҗәләрне тагы да яхшырту мөмкинлекләре барлана. Рөстәм Миннеханов кырда әзерләнгән авыл хуҗалыгы культуралары үрнәкләреннән күргәзмәне дә карады.
– Быел чөгендер, кукуруз чәчүчеләр отачак, – диде ул сөйләшү барышында шикәр заводының сезонга әзерлеге белән дә кызыксынып. Шунда ук соравына уңай җавап та алды.
Эш визиты барышында Рөстәм Нургалиевич Каравыл Тавында күпфункцияле үзәкне ачуда катнашты. Коллективка ул 100 мең сумга сертификат тапшырды. Каравыл Тавында 100 урынга күпфункцияле үзәкне “ГородСтрой” җәмгыяте төзеде. Яңа мәдәният объекты иске клуб урынында күтәрелде, ул республика Президенты программасы нигезендә сафка басты.
Рөстәм Миннехановның эшлекле визиты барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов, Илгиз Салихов, Шамил Яһудин һәм Мөхәммәтвәли Хөснетдинов та катнаштылар.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Нурлатта элемтә өлкәсе хезмәткәрләрен котладылар: Николай Липатов район Башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды
Көн саен без интернеттан файдаланабыз, шалтыратулар ясыйбыз һәм хәбәрләр алмашабыз, кайчак гадәти сервислар артында нинди зур хезмәт торганын уйлап та карамыйча
Ашыгыч кисәтү: 8 майда Татарстанда боз явуы ихтимал
2026 елның 8 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм көндез Казан шәһәрендә яшенле яңгыр һәм җилнең 15-20 м/с ка кадәр кыска вакытлы көчәюе, урыны белән боз явуы көтелә
Яңа Иглай авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
Авыл җирлеге башлыгы Марат Хәмидуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Башкарма комитет исеменнән бүләкләр тапшырды
Нурлатлылар 101 яшьлек ветеран Каим Сәмигулла улы Сәмигуллинны Җиңү көне белән котладылар
Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Нурлат районы Бердәм рәхмәт хисләре белән берләште
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз