Иң яхшы ТОСларның берсе Ключиныкы

2015 елның 19 августы, чәршәмбе
Кичә, 18 августта Ключи микрорайоны халкының шәһәр-район җитәкчелеге һәм төрле служба башлыклары белән очрашуы үтте.
Очрашуга җыелган халык үз сорауларын биргәнче, иң элек үзләренең ТОС рәсиенә дә, шәһәр-район җиткәчелегенә дә рәхмәтләрен җиткерүне кирәк тапты. Мисал өчен, Ключи балаларын мәктәпләргә бушлай йөртү оештырылган – монысы өчен “Нурлат АТП”сы җитәкчелегенә рәхмәт җиткерелде, кышын юлларны чистартуда да проблема юк икән – бу мәсьәләне НУАД берсүзсез хәл итеп тора, ди. Ключи ТОСының ресупблика конкурсында катнашып, иң яхшы территориаль иҗтимагый Совет буларак, грант отуына да бистә халкы бик сөенде. ТОС җитәкчесе Рәис Мотыйгуллин әйтүенчә, әлеге акчаларга зират коймасын тотып бетерү һәм мәңгелек йортка юл салу каралган икән. Моннан тыш, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин вәгъдә итүенчә, быел ключилыларның тагы бер проблемасы хәл ителергә тора: ел азагына кадәр биредә автобус павильоны урнаштырылачак. Залдан яңгыраган сорауларга исә район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова һәм төрле службалар җитәкчеләре җавап бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International