Югары Нурлатта Грант акчалары су проблемасын хәл итәргә булышачак

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Кичә, 19 августта, шәһәр һәм район җитәкчелеге һәм җаваплы службалар җитәкчеләре Югары Нурлат микрорайоны халкы белән очрашты.
Югары Нурлат микрорайоны халкы өчен узган чор биредә территориаль иҗтимагый үзидарә оешу белән истә калачак. “Югары Нурлат” территориаль иҗтимагый үзидарәсе (ТОС) микрорайон халкы белән шәһәр һәм район җитәкчелеге арасында бәйләп торучы звено ролен үти, микрорайон халкының проблемаларын хәл итәргә булыша, оештыру эшләрен алып бара. ТОС җитәкчесе Ильяс Төхвәтуллинның чыгышыннан күренгәнчә, бу чорда микрорайонда шактый эшләр башкарырга өлгергәннәр. Шулардан иң дәрәҗәлесе  – ТОСның республика конкурсында катнашып, 500 мең сумлык Грант отуы. Җитәкче әйтүенчә, әлеге акчаларны микрорайонда су башнясы төзүгә тотачаклар, хәзер проект-смета документациясе әзерләнә. Бу исә җыенда халыкның күпчелеге  күтәргән су проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк. Тагы бер – Яңа урамга газ кертү мәсьәләсе дә быелгы эшләр планына кертелгән, биредә быел мәктәп янына автобус павильоны да төзү дә ниятләнә. Мәктәп исә быел балаларны зур ремонттан соң яңарып каршы ала, авылның балалар бакчасы да шул ук бинага күченде быел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International