Бүген,17 августта Нурлат районы үзешчәннәре күрше Аксубай районы Карасу авылына концерт белән баралар.”Сәйдәш” татар ансамбле, районыбызның иң талантлы үзешчәннәре чыгышы концертлар алмашу программасы кысаларында үтә.
Якташыбыз Фирдүс Тямаевның соңгы концерт программасы кергән бу диск–үзенчә юбилей дискы: бишенчесе. Алдагы 4се зур уңыш белән таралган. Гадәттәгечә, бусын да “Барс-Медиа” компаниясе чыгара, һәм аның шундый ук бәхетле язмышка дучар буласына алар да, без дә шикләнмибез, чөнки Фирдүс Тямаевның тамашачылар арасында бик популяр чагы.