Тәҗрибә уртаклаштылар

2015 елның 19 августы, чәршәмбе
Чәршәмбе көнне Баулы районының “Ак калфак” оешмасы һәм Бөтенроссия Татар конгрессының Баулы җирле бүлекчәсеннән торган делегация Нурлатта кунакта булды. 
– Сәфәрне Нурлат белән танышу максатыннан оештырдык, – ди  Баулы районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рәзинә Шараева. – Безнең теләкне Нурлаттагы коллегаларыбыз бик теләп кабул итте. Рәхмәт аларга.  Нурлатны без әле якташыбыз, хәзер авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов эшләгән заманнардан бик яхшы беләбез. Биредәге халыкның тарихы һәм эше күпләргә үрнәк булырлык. Нурлатта 60 меңләп кеше яшәсә, бездә 38 мең кеше. Нурлат районы безгә караганда ике тапкырга зуррак. Нурлатның чишмәләре, музейлары, парклары һәм Халыклар дуслыгы  йорты безне кызыксындыра. Ә Баулы районы бик компактлы ул. Аннан “Ак калфак” оешмасы эше белән дә якыннан танышасыбыз килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International