Нефтьчеләрдән рухи бүләк

2015 елның 18 августы, сишәмбе
“Татнефть” ПАОсы нурлатлыларга татар эстрадасының популяр артистлары чыгышыннан концерт  бүләк итте.
Җиңүнең 70 еллыгы һәм “Татнефть” оешуга 50 ел уңаеннан нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренә, ветераннарына һәм гомумән, нурлатлыларга зур бәйрәм концерты дүшәмбе көнне шәһәр Мәдәният сараенда узды.
– Мондый бүләкне  җәмгыять җитәкчелеге икенче тапкыр ясый инде, – ди “Нурлатнефть” НГДУсының профком рәисе Ринат Мөхәммәтҗанов. – Моннан ике ел элек Татарстан Республикасы чыганакларында нефть эшкәртә башлауның 70 еллыгы уңаеннан да республиканың нефть районнары буенча зур масштабта концерт туры узган иде. Ул вакытта нурлатлылар Нәфкать Нигъмәтуллин, Бәширә Насыйрова, Мөнир Рахмаев, Рәшит Сабиров һәм башка артистларыбызның чыгышларын хозур кыла алды. Быел исә җәмгыять җитәкчелеге шәһәребез сәхнәсенә  Зөфәр Билалов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Римма Ибраһимова, Рөстәм Асаев, “Артур һәм Марат” дуэты  кебек йолдызларны китерде. Мондый концерт турлары Нурлаттан тыш, Түбән Кама, Чирмешән, Баулы, Азнакай, Лениногорск һәм Әлмәт шәһәрләрендә  узачак.
– “Татнефть” җәмгыяте эшли дә, ял да итә дә, – ди нефть тармагына 40 ел гомерен багышлаган Хәмдия Кудашова. – Чын рухи ял бирерлек, югары сәнгати дәрәҗәдәге  концерт булды. Республикабызның танылган артисткасы Зәйнәп Фәрхетдинова   үз туган көне уңаеннан котлауларны да безнең сәхнәдә кабул итте. Алып баручы Данир Сабировның мәзәкләрен тыңладык, рәхәтләнеп ял иттек.
Артистларның һәр чыгышы көчле алкышлапга күмелде, ә соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Әлфия Галәветдинова концерт оештыручыларга һәм  артистлар  төркеменә Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров һәм тамашачылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International