«Киләчәккә билет” конкурсының район этабы җиңүчеләре билгеле булды

2015 елның 30 октябре, җомга
Шул көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль һәм мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе “Киләчәккә билет” республика иншалар бәйгесенең район этабы җиңүчеләрен билгеләде. Билгеле булганча, район этабына районның 14 мәктәбеннән 28 эш кергән иде, җиңүчеләр  өч номинация буенча  ачыкланды. Шулай итеп, “Хезмәт династияләре” номинациясендә Әлфия Әюпова (2нче мәктәп) – 1нче урын, Инсаф Гайнуллин (гимназия) – 2нче урын, Анастасия Матвеева (гимназия) – 3нче урынга лаек булдылар. “Киләчәк һөнәре” дип аталган шигъри номинациядә Игорь Алферов (гиназия), Зөлфәт Колмөхәммәтов (Кизләү), Азат Вәлиәхмәтов (Чулпан) беренче өч урынны бүлеште, ә “Хезмәт кешесе”. “Минем һөнәрем. Минем карьерам” номинациясендә Айдар Ибраһимов (4нче мәктәп), Анастасия Матвеева (гимназия), Рәсим Камаев (1нче мәктәп) җиңүчеләр булдылар. Җиңүчеләрнең эшләре шул көннәрдә республика этабына юлланачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International