Хөрмәтле нурлатлылар!

2015 елның 6 ноябре, җомга
Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм. Бу бәйрәм – республика тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе.
Татарстан Конституциясе гражданнарның хокуклары һәм ирекләренең, Россия Федерациясе кысаларында безнең дәүләтчелегебезнең ышанычлы гаранты. Республиканың Төп Законының Татарстанның бүгенге социаль-икътисадый үсешенә нигез салуы бәхәссез. Бүген без
республика Конституциясендә белдерелгән хокукый идеаллар һәм әхлакый кыйммәтләр, һәм аларга ирешүнең механизм һәм максатлары вакытлар белән сыналды, дип ышанып әйтә алабыз. Татарстанның тормышның барлык өлкәләрендә уңышларга ирешүе Республиканың Төп Законында ныгытылган һәм тотрыклы икътисадый һәм социальүсешкә йөз тоткан курсның дөрес булуын раслый. Бу һәрчак шулай булсын иде.
Кадерле якташлар! Бу истәлекле бәйрәм көнне барыгызга да тынычлык, ватанпәрвәрлек һәм киләчәккә ышаныч телим. Сәламәтлек, бәхет
һәм иминлек сезгә!

Равил Кузюров, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International