Нурлат бухгалтеры һөнәри бәйгедә катнаша

2015 елның 30 октябре, җомга
Бүген Казанда республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куючы яшь хезмәткәрләре арасында үтүче “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында “АгроРазвитие+” хуҗалыгы бухгалтеры Елена Ильина да катнаша. Әлеге конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәге хезмәткәрләр һөнәри осталыкта көч сынаша һәм ул 8 номинация буенча үтә. Елена  исә “Иң яхшы бухгатер-икътисадчы” номинациясендә чыгыш ясый. Аңа 28 яшь, ул Самара дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, хуҗалыкта 2014нче елдан хезмәт куя.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International