Кичә танылган автор-башкаручы, өч тапкыр “Алтын Барс” бүләге иясе Фирдүс Тямаев якташлары каршында иҗади хисап тотты. Шәһәр Мәдәният сараенда узган концерт тамашачылар белән шыгрым тулы иде, бик күпләр билетлар җитмәүдән концертны караудан мәхрүм калды. Ә тамашачылар 3 сәгатьтән артыклык тамашадан чын рухи ял алдылар. Авторның яңа җырларыннан төзелгән программа үтә дә җанлылык белән залны азаккача тонуста тотып узды. Алкышлар, чәчәкләр, җылы чыгышлар үз талантыбызның үсә барган осталыгына лаеклы бәя булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфия Галәветдинова Фирдүскә район җитәкчелеге һәм тамашачылар исеменнән иҗат уңышлары теләде.