Нурлатлылар эшлекле активлыклары өчен бүләк алды

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Узган атна азагында Баулыда авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрүгә багышлап үткәрелгән зона киңәшмәсендә Яңа Әмзә авыл җирлеге башлыгы Альберт Насыйбуллин “Иң яхшы авыл җирлеге”, ә Яңа Иглайдан Радик Хәнәфиев “Иң яхшы фермер хуҗалыгы” номинацияләре буенча республика конкурсы җиңүчеләре буларак, Рәхмәт хатларына һәм 50шәр мең сум күләмендәге премияләргә  лаек булдылар. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән ТР авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырганнар. Зона семинар-киңәшмәсендә исә район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова җитәкчелегендә районның барлык авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Миләүшә Фәтхетдинова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International