Узган атнада Г.Хөсәенов исемендәге балалар – үсмерләр спорт мәктәбендә традицион спорт көрәше фестивале узды. Анда Нурлат, Аксубай һәм Базарлы Матак, Самара өлкәсеннән 80 бала катнашты.
Бу көнне 8–15 яшьлек малайлар һәм кызлар спортның 5 төре - кикбоксинг, бокс, армия кул сугышы, каратэ, кекусинкай буенча көч сынашты һәм матур нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Җиңүчеләргә медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.