Нурлат бердәмросслары Әниләр көненә бүләк ясады

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты  җитәкчесе Ралия Ханиева һәм сәяси совет әгъзасы Нәгыйм Сафиуллин “Яшь гвардия” активистлары белән берлектә Нурлатта яшәүче Валентина Бабушкинаны өенә барып Әниләр көне белән котладылар.  
Валентина Бабушкина – партия әгъзасы, “Ветеран” хорында җырлый, кул эшләре белән шөгыльләнә. Кызганычка каршы, язмыш Валентина Григорьевнага карата рәхимсез булган – бердьнбер кызы автоһәлакәттә һәлак булган, бүгенге көндә оныгына терәк  булып яши.  Шуңа да партиядән  Әниләр көне уңаеннан  котлауларын ул аеруча дулкынланып кабул итте. Ә хушлашканда:
–    Шундый матур бәйрәмдә мине онытмавыгыз һәм игътибар күрсәтүегез өчен рәхмәт, - дип партия әгъзаларына рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International