Бүген район башлыгы Равил Кузюров “Татплодовощпром” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Раил Зиатдинов белән очрашты. Очрашуда сүз Нурлат җиләк-җимеш питомнигы, аның үсеш перспективалары турында барды. Аксумла авылында урнашкан 223 гектар мәйданны биләп торучы җиләк-җимеш питомнигына яңа сулыш өрү, аны яңа үсеш баскычына чыгару планлаштырыла.