25 март, җомга көнне, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитетында (Пушкин ур., 46) Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үтәчәк. Бу көнне биредә иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр юристлар, нотариуслар һәм прокуратура хезмәткәрләре нурлатлыларга төрле сораулар буенча бушлай консультацияләр бирәчәкләр. Барлык сораулар буенча да 2-28-24 телефоны буенча җентекле мәгълүмат алырга мөмкин.