21 марттан 25енә кадәр “Татар агробизнес кадрларын кабаттан әзерләү институты” базасында оештырылган квалификация күтәрү курсларында белем алучылар арасында Нурлаттан да 5 фермер бар. Болар – “Эш башлаучы фермерларга ярдәм”, “Гаилә фермаларын үстерү” программаларында катнашучылар. Курсларда фермерлык хуҗалыгын алып бару, авыл хуҗалыгында эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләрен өйрәнү, табыш һәм чыгымнарны исәпләү һәм башка мәсьәләләрне өйрәнү күздә тотыла.