19 мартта “Ледок” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә районыбызда беренче тапкыр тимераякта фигуралы шуу буенча “Язгы тамчы” дип аталган ачык турнир узды.
Турнирда республикабызның Әлмәт, Буа, Яр Чаллы, Зәй, Алабуга һ.б. шәһәрләреннән, Башкортостан, Удмуртия республикаларыннан, Самара, Ульян өлкәләреннән килгән 145 яшь фигурист 8 номинация буенча көч сынашты. Нурлат фигуристлары ярышларда лаеклы чыгыш ясап, уңышлары белән дә сөендерде. “Новичок” номинациясендә 2009 елгылар арасында Елизавета Тютикова – I, Айгөл Вәлиуллина – II, 2010 елгылар арасында Мәрьям Җәлалова II урыннарга лаек булдылар. “Яшь фигурист” номинациясендә 27 катнашучы арасында Софья Логинова – II, Алина Белова – IV, Ксения Борскова V урыннар алды. “III яшүсмерләр” номинациясендә Гүзәл Галәветдинованың чыгышын атап үтәргә мөмкин. 17 фигурист арасында ул 6нчы нәтиҗә күрсәтте. Фигуристларның чыгышын Мәскәүдән чакырылган 6 судья бәяләде. Барлык катнашучыларга да бүләкләр, дипломнар, I-III урыннарны яулаучыларга медальләр, ә җиңүчеләргә Кубоклар тапшырылды.