Күптән түгел Нурлатның яшь кикбоксчылары Булат Шәйдуллин, Ильяс Хөснетдинов һәм Руслан Никаненков (тренерлары Евгений Казаев) Мәскәү өлкәсенең Покровское авылында кикбоксингның фулл-контакт төре буенча үткән Россия беренчелеге һәм чемпионатында катнашып кайттылар.
29 апрель көнне Аксубай районының Иске Тимошкино авылында сугышчы-интернационалист Сергей Еграшкин истәлегенә багышлап үткәрелгән районара турнирда Нурлатның “АТП” командасы беренче урынны яулап, Кубокка лаек булды.
Узган атнада шәһәрнең 2нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы узды.
Шул көннәрдә Балалар сәнгать мәктәбендә хореография коллективларының отчет концерты үтте.
Шул көннәрдә Кизләү авыл китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...” исемле әдәби- музыкаль кичә уздырылды.
Нурлат сәнгать мәктәбе укучылары 21-24 апрельдә Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы музееның Зур концерт залында үткән “Алтын лира” Бөтенроссия махсуслаштырылган балалар һәм үсмерләр классик сәнгате конкурсында катнашып, матур уңышлар белән кайттылар.
Бүген 26 апрель көнне, Югары Нурлат микройонында урнашкан 5 нче номерлы башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалары, Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте.
Бүгеннән, 24 апрельдән район һәм шәһәр мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланды.
Иртәгә Казанда узачак Татарстан халыкларының өченче съездында безнең район һәм шәһәрдән 9 делегат катнашачак.
Узган атнада Казанда V Татар хатын – кызлары форумы узды.