Башкаладан уңыш белән

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Нурлат сәнгать мәктәбе укучылары 21-24 апрельдә Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы музееның Зур концерт залында үткән “Алтын лира” Бөтенроссия махсуслаштырылган балалар һәм үсмерләр классик сәнгате конкурсында катнашып, матур уңышлар белән кайттылар. Анда Гүзәл Яруллина II дәрәҗә, Булат Мөбарәкшин III дәрәҗә лауреат,  Семен Леонтьев I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. 
Әйтергә кирәк, Нурлат Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының “Золотая лира”да беренче тапкыр гына катнашулары әле бу. Балалар һәм үсмерләр арасында нәкъ менә  классик музыка сәнгатен үстерүгә юнәлдерелгән әлеге конкурс иң  дәрәҗәлеләрдән санала, анда ел саен  Россиянең барлык төбәкләреннән йөзләгән үсмер катнаша. Катнашучылар һәм аларның укытучылары әйтүенчә, быел да катнашучыларның географиясе шактый зур булган. Сәнгать мәктәбендә Тәлгать  Бадыйгинда баян  классында белем алучы Семен Леонтьев белән  Валентина Бургановада домрада уйнау серләренә өйрәнүче Гүзәл Яруллин белән Булат Мөбарәкшинның төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә беренче генә җиңүләре түгел инде бу. Сәнгать мәктәбендә укучыларын чираттагы бәйгегә дә зур өметләр белән озатканнар. 
– Бу конкурсның үзенчәлеге шунда: ул бары тик академик һәм классик музыка буенча гына үткәрелә. Һәм жюри да классик музыка сәнгате буенча чын һөнәрмәннәрдән тора. Бу юлы да “Инструменталь башкару” номинациясе буенча чыгыш ясаучыларны Россиянең атказанган артисткасы, П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү Дәүләт консерваториясе профессоры Марина Евсеева җитәкчелегендәге  жюри бәяләде. Жюри составында Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясеннән, Владимир Спиваков исемендәге Хәйрия фондыннан, РФ Мәдәният министрлыгыннан танылган шәхесләр бар иде, – ди  сәнгать мәктәбе укытучысы Валентина Бурганова. – Укучылар чыгыш ясар алдыннан бераз дулкынлансалар да, әзерләгән конкурс  программаларын уңышлы башкардылар. Конкурстан соң жюри әгъзалары, традиция буенча, укытучылар катнашында  башкаручыларның  чыгышы буенча  фикер алышу үткәрә. Шунысы сөенечле: алар Нурлат укучылары турында бик матур фикерләр әйттеләр, алга таба Булат белән Гүзәлдән бик матур домрачылар дуэты чыгар иде дип тә киңәш иттеләр әле. Һәм конкурста катнашу безгә укучыларыбызга карата һөнәрмәннәрнең фикерен, бәясен ишетү ягыннан да әһәмиятле булды. 
Әлбәттә инде, Мәскәүдә үткән конкурс Нурлат сәнгать мәктәбе укучылары өчен башкала, аның тарихи урыннары белән танышу ягыннан да  истәлекле булган. Конкурс үткән Бөек Ватан сугышы музее белән танышу да аларда  онытылмаслык тәэсирләр калдырган. Ә  бүләкләү тантанасында тапшырылган  җиңү алиһәсе Ника статуэткалары яңа җиңүләргә рухландырып һәм  “Алтын лира”дагы тәүге уңышлары турында хәтерләтеп торачак. Һәм бу уңышта укучыларны классик музыка дөньясына алып кергән һәм бәйгеләргә әзерләгән укытучылары Валентина Бурганова, Тәлгать Бадыйгин һәм концертмейстер Елена Боркованың да  бәяләп бетергесез өлеше бар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International