Бүген 26 апрель көнне, Югары Нурлат микройонында урнашкан 5 нче номерлы башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалары, Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте. Балалар әдәбибезнең шигырьләрен сөйләде,җырларын җырлады,әкиятләрен сәхнәләштерде. Бәйрәм Габдулла Тукайның һәйкәленә барып чәчәкләр кую белән төгәлләнде.