Бүгеннән, 24 апрельдән район һәм шәһәр мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланды. Ул 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Районның мәгариф бүлеге хәбәр итүенчә, бу атнада барлык мәктәпләрдә дә Г.Тукай иҗатына багышланган күптөрле чаралар: КВН-викториналар, әдәби кичәләр, дәрес-презентацияләр оештырылачак, рәсемнәр бәйгесе, иншалар конкурсы үткәреләчәк. Җирле язучылар белән очрашулар да планлаштырылган. Шәһәрнең 2нче мәктәбендә, мисал өчен, шагыйрә Сәкинә Хәйруллина белән очрашу булачак. Кайбер мәктәпләрдә чаралар башланган да инде. Әйтик, шәһәрнең 1нче мәктәбендә әле узган атнада ук “Без – Тукай оныклары” дигән әдәби-музыкаль тамаша булган. Һәр сыйныфта “Яз, Тукай, шигъри хисләр...” сөйләм телен үстерү дәресләре дә үтә.
Ә 28 апрельдә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Арчага – Габдулла Тукайның тарихи урыннары буйлап экскурсиягә барачак.