Нурлат районында Габдулла Тукай атналыгы дәвам итә

2017 елның 28 апреле, җомга

Шул көннәрдә Кизләү авыл китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...” исемле  әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Кичәгә китап сөюче, шигърият  яратучы авылдашларыбыз килде. Укучыларыбыз сөекле  шагыйребезнең шигырьләрен сөйләделәр. Авылыбызның җирле шагыйрьләре үзләре Г.Тукайга багышлап  язган шигырьләрен укыдылар. Бәйрәмдә катнашучыларга тәкъдим иткән видеоязмада шагыйрьнең  халкыбыз күңеленә кереп калган дәртле, моңлы җырлары бөек җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева  башкаруында яңгырады. Кичә бөек шагыйребез Г.Тукайның “Туган тел “җыры белән тәмамланды.   


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International