Иртәгә Казанда узачак Татарстан халыкларының өченче съездында безнең район һәм шәһәрдән 9 делегат катнашачак. Республика тормышында мөһим роль уйнаячак съездда район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә районның иҗтимагый тормышында актив, лаеклы кешеләре катнаша. Съездда Равил Кузюров районның милли мәсьләләре хакында чыгыш ясаячак.