Шәһәрнең 2нче мәктәбе укучылары татар теле атналыгыннан зур тәэсирләр алды

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Узган атнада шәһәрнең 2нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы узды. Аңа татар теле укытучылары да, укучылар да алдан ук бик дулкынланып әзерләнделәр. Укучылар Тукай әсәрләре буенча  рәсемнәр ясадылар, стена газеталары чыгардылар. 
25 апрель көнне җирле шагыйрә Сәкинә Хәйруллина белән бик җылы очрашу кичәсе булды. Ул шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, җыр-биюләр белән үрелеп барды һәм һәркемнең күңелендә уңай тәэсирләр калдырды. 26 апрельдә Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә уздырылды. Биредә бөек шагыйребезнең шигырьләре укылды, әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерелде, балалар хоры Тукай сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичәдә 5, 10 сыйныф укучылары аеруча зур акивлык күрсәтте.  
27 апрельдә җирле шагыйрәләр Фәүзия Мөхәммәтова белән Лейна Ильясова мәктәбебездә кунакта булып киттеләр. Рус телле укучылар шагыйрәләрнең шигырьләрен сөйләде, татар  теле укытучысы Розалия Алякимова аларның җырларын башкарды, Рүзилә Сәйфуллина гармунда уйнады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. 
Татар теленә ихтирам тәрбияли торган мондый чаралар укучыларда туган тел белән горурлану, туган илгә соклану хисләре дә тудыра.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International