ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2017 ел
шимбә

10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Бүген, 10 ноябрьдә, Нурлатның салым инспекциясе Бөтенроссия Ачык ишекләр көннәре кысаларында иртәнге 9дан ук салым түләүчеләрне кабул итә башлады. Салым инспекторлары физик затларның җир, транспорт, милек салымнары буенча булган сорауларына җаваплар бирәләр, консультацияләр үткәрәләр.

Шул көннәрдә районның хатын-кызлар советы анда катнашырга лаеклыларны күрсәтү буенча утырыш уздырды.


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017-2018 уку елында Нурлат пенсионерлары өчен Өченче буын университеты кысаларында компьютер грамоталылыгы нигезләренә өйрәтү буенча ике төркем оештырылган. Аларның берсе укуларны тәмамлаган инде.

Пәнҗешәмбе көнне Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Василий Константинов 90 яшьлеге белән котлаулар кабул итте. Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова юбилярга Россия Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы Равил Кузюровтан чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Көн кадагында – санитар иминлек 

Районда ящур һәм башка авыруларның таралуына юл куймау, ата-аналарның балаларын вакциналаштырудан баш тартулары проблемасы, максатчан программалар кабул итү һәм башка мөһим сорауларны пәнҗешәмбе көнне үткән санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында карадылар.

“Халык белергә тели” тапшыруы 15.00дә эфирга чыга.


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүгенге көнгә шәһәрдә 57 йортка 63 видеокамера урнаштырылган.


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Шул көннәрдә 6 нурлатлы Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге аша 1 ай ярымлык курслар үтеп, кран-манипулятор операторы (машинисты) белгечлеге буенча таныклыклар алды.

Нурлат аграр техникумында “Автотранспортка техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау” белгечлеге буенча белем алучы 2нче курс студенты Михаил Гришин (эксперт-укытучысы Олег Зайцев) 27 октябрьдә Яр Чаллыда WorldSkills (ВорлдСкиллс) сайлап алу турында “Кузов ремонты” компетенциясе буенча катнашып, 4нче урынга лаек булган һәм җиңүчеләр бишлегенә кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International