Бүген һәм иртәгә Нурлат салым инспекциясендә – Ачык ишекләр көннәре

2017 елның 10 ноябре, җомга

Бүген, 10 ноябрьдә, Нурлатның салым инспекциясе Бөтенроссия Ачык ишекләр көннәре кысаларында иртәнге 9дан ук салым түләүчеләрне кабул итә башлады. Салым инспекторлары физик затларның җир, транспорт, милек салымнары буенча булган сорауларына җаваплар бирәләр, консультацияләр үткәрәләр.
– Хәзерге вакытка салым инспекциясенә 100дән артык кеше мөрәҗәгать итте, – диде Россия ФНСының ТР буенча 12нче районара инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Ләйсән Мөлекова. – Кешеләр төрле сораулар белән килә. Кемдер почта аша юллана торган салым уведомлениеләрен алмаган, кайберәүләр салым түләүченең Шәхси кабинетында теркәлергә тели. Андыйларга бер урында ук ярдәм күрсәтәбез. Ташламалар мәсьәләсе буенча килгән кешеләр дә бар. Әйтик, салымга ташламага хокуклары булган пенсионерлар, инвалидлар биредә үк гаризалар да язып калдыралар.
Ачык ишекләре көннәрендә салым инспекциясе озайтылган режимда эшләячәк. Салымнары буенча сораулары булган кешеләр бүген инспекциягә 18.00гә кадәр мөрәҗәгать итә алалар әле. Иртәгә инспекциянең ишекләре 10.00дән 15.00гә кадәр ачык булачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International