Шул көннәрдә районның хатын-кызлар советы анда катнашырга лаеклыларны күрсәтү буенча утырыш уздырды. Иң асыл сыйфатларга ия хатын-кызларыбыз бу конкурста ана, лидер, эшмәкәр, һөнәр остасы, иҗат кешесе буларак Нурлат данын яклаячак. Ир-егетләр арасыннан ел дәвамында мәрхәмәтлелек күрсәтеп, халык хөрмәтен яулаган һәм һөнәри, иҗтимагый эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән кандидатлар каралды. Республика конкурсының район этабына заявкалар 15 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк. Конкурс 9 номинациядә узачак.