Көн кадагында – санитар иминлек

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Көн кадагында – санитар иминлек 

Районда ящур һәм башка авыруларның таралуына юл куймау, ата-аналарның балаларын вакциналаштырудан баш тартулары проблемасы, максатчан программалар кабул итү һәм башка мөһим сорауларны пәнҗешәмбе көнне үткән санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында карадылар.

 

Нурлат районы башкарма комитетының санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе үткәрә торган  даими утырышларда районның санитар иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр карала һәм алар буенча тиешле карарлар кабул ителә. Менә бу юлы да сөйләшүне соңгы араларда тирә-күрше төбәкләрдә теркәлгән ящур авыруы һәм аны профилактикалау чараларыннан башладылар. Бу уңайдан район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Лилия Хәйбуллина 2017-2021 елларга Нурлат муниципаль районы территориясендә авыл хуҗалыгы терлекләре ящуры килеп чыгуы һәм таралуына юл куймау буенча комплекслы план кабул ителүен хәбәр итте. Әлеге авыруның билгеләре белән кыскача таныштырганнан соң, ул республикада һәм районда аны булдырмауга юнәлтелгән чараларга тукталды.

  • Авыруның республика территориясенә үтеп керүен булдырмау максатыннан ящурга карата көрәштә ветеринария чараларын куллануның фәнни нигезләнгән системасы эшли. Ул үз эченә  имин булмаган төбәкләрдән ящурның үтеп керүен булдырмау, терлекчелектә санитар культураны арттыру буенча чаралар үткәрү, терлекләрне, терлекчелек ризыкларын һәм чималын күчерүгә ныклы контроль, терлекләрнең бу авыру буенча иминлегенә  тиешле лаборатор тикшерүләрне тәэмин итү һәм башкаларны үз эченә ала. Ящуны профилактикалау һәм бетерүдә дезинфекциягә зур урын бирелә, – ди ул.

Ящур – аерата йогышлы, кискен үтә һәм  тиз тарала торган авыру. Аның белән пар тояклы терлекләр авырый. Ул вирус лайлалы тышчага яки җәрәхәтләнгән тирегә эләккәндә, шулай ук авыру терлекләрдән алынган продукцияне кулланганда кешегә дә  күчәргә мөмин. Шуңа да нурлатлыларга ит, казылык, йомырка һәм башка ризыкларны бары сәүдә өчен билгеләнгән махсус гына сатып алырга киңәш ителә. Бүгенге көндә терлекләргә куркыныч тудыра торган башка – төенле дерматит, кош гриппы, дуңгызларда африка чумасы һәм башка авырулар, аларның таралуына юл куймау да мөһим бурычлардан булып кала. Һәм бу комиссия утырышында да аерым билгеләп үтелде.   

Утырышта каралган тагы бер мөһим мәсьәлә  район халкын вакиңналаштыруга кагылышлы иде.

  • Халыкны профилактик прививкалар белән 97-98 процент күләмендә колачлау районда эпидемиологик иминлекне тәэмин итә. Бу илкүләм  һәм эпидкүрсәткечләр буенча профилактик прививкалар календарьлары нигезендә үткәрелә торган йогышлы авыруларга кагыла. Соңгы өч елда районда эпидемик паротит, кызамык, краснуха очраклары теркәлмәде, В йогышлы гепатиты белән авыру очраклары 40 процентка кимеде, – ди ТР Роспотребнадзорының Нурлат территориаль бүлеге начальнигы Анна Трифонова.

Әмма, уңай күрсәткечләр күз алдында булуга карамастан, халык арасында вакциналаштыруның мөһимлеген аңлап бетермәүчеләр дә юк түгел. Районда балаларына вакциналаштыру үткәрүгә рөхсәт бирмәүче ата-аналарның саны артуы борчу тудыра. Комиссия рәиисе Әлфия Галәветдинова әлеге ата-аналар арасында аңлату эшләрен арттырырга, бу чараларның мөһимлеген аңлатуга юнәлдерелгән чаралар үткәрергә дип тәкъдим итте, ул утырыш карарына теркәлде.

Комиссия утырышында районда санитар иминлеккә юнәлтелгән мңһим документлар – “Нурлат муниципаль районы территориясендә табигый инфекция учаклары” һәм “Нурлат муниципаль районында халыкка вакцинопрофилактика” максатчан программаларының проектлары да каралды һәм алар буенча фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International