Янә парта артына утырдылар

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

2017-2018 уку елында Нурлат пенсионерлары өчен Өченче буын университеты кысаларында компьютер грамоталылыгы нигезләренә өйрәтү буенча ике төркем оештырылган. Аларның берсе укуларны тәмамлаган инде. 3нче мәктәп базасында үткән укуларда 12 нурлатлы белем алган. Тыңлаучыларның икенче төркемендә дәресләр 4нче мәктәптә 13 ноябрьдән башланып китәчәк, дип хәбәр иттеләр җирле Пенсия фонды идарәсендә. Шулай итеп, мәктәпләрдә өлгереш аттестаты алуларына инде озак еллар үтсә дә, өлкән яшьтәгеләр  янә парта артына утырып, яңа белемнәр үзләштерәчәкләр. Ә бу белемнәрнең аларга, һичшиксез,  кирәге чыгачак әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International