Шимбә көнне район эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

2017 елның 11 ноябре, шимбә

Бәйрәм көннәрендә дә күбесе эштә иде аларның. 

  Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Халыклар дуслыгы йортында тантаналы чара узды. Район башлыгы Равил Кузюров хокук саклау хезмәткәрләренә үзенең котлау сүзләрен җиткерде.

 -Сезнең фидакарь хезмәтегез – җәмгыятьтәге тотрыклылыкның, халыкның куркынычсызлыгы, сәламәтлеге һәм тынычлыгы нигезе. Нурлат районы эчке эшләр бүлегенең шәхси составына, хөрмәтле ветераннарга сәламәтлек, хезмәтегездә, гражданлык һәм һөнәри бурычыгызны үтәгәндә, уңышлар телим, - диде ул.

Бүлек ветераннары, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрнең әти –әниләре дә  бар иде залда. Аларга аерым рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International