Пәнҗешәмбе көнне Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Василий Константинов 90 яшьлеге белән котлаулар кабул итте. Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова юбилярга Россия Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы Равил Кузюровтан чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.