Бүген прокуратура хезмәткәрләре үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Быелгы диспансерлаштыру шәһәр һәм районның 8723 өлкән яшьтәге кешесен колачларга планлаштыра. Диспансерлаштыру 21, 24, 27, 30, 33 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен 3 елга бер тапкыр үткәрелә.
Бу көннәрдә фән һәм мәгариф министрлыгы инициативасы белән республикада икенче ел рәттән “Олимпка юл” авыл районнары мәктәп укучылары арасында фәннәр олимпиадасы уза. Ярышларда математика, физика, химия һәм инглиз теле фәннәре буенча безнең район укучылары да актив катнаша.
“Халык белергә тели” тапшыруы 15.00дә эфирга чыга. Сез үз сорауларыгызны 8-937-288-58-85 номеры буенча да бирә аласыз.
10-19 гыйнварда шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы - 2018" республикакүләм конкурсының муниципаль этабы уза.
Азнакайда Кыш Бабай призларына нәфис гимнастика буенча үткән Ачык турнир районыбыз спортчыларына яңа җиңүләр китерде.
Нурлат чаңгычыларының беренче старты яңа җиңүләр китерде. Раштуа бәйрәме алдыннан Чаллы башы районының Старое Эштебенькино авылында Самара шәһәре һәм Самара өлкәсенең биш катлы чемпионкасы Анна Максимова призларына Ачык чаңгы ярышлары үтте. Нурлат спортчылары уңышлы чыгыш ясады.
Нурлатта православие приходларының якшәмбе мәктәпләрендә укучылар өчен беренче тапкыр Раштуа чыршысы үтте.
Терлекчелек тармагында ял көннәре юк һәм үткән Яңа ел бәйрәмнәре дә терлекчеләр, сыер савучылар һәм белгечләр өчен көндәлек эш-мәшәкатьләр белән узды. Хәзер исә терлекчелектә җаваплы чор – хуҗалыкларда бар көч мөгезле эре терлекләрдән мул продукция алуга юнәлтелгән.
Якташыбыз, легендар футболчы Галмҗан Хөсәенов истәлегенә мини-футбол буенча традицион ярышлар быел 5 һәм 6 гыйнвар көннәрендә үтте.