10-19 гыйнварда шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы - 2018" республикакүләм конкурсының муниципаль этабы уза.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Линар Маняпов үзенең сәламләү сүзендә хезмәттәшләренә һәр бәйгенең сынау һәм дулкынлану булуын, әмма катнашучыларның бурычы – ышаныч, зирәклек һәм һөнәрманлык белән җиңү икәнлеген билгеләп үтте.
- Үз үрнәгендә тәрбияләгән педагог кына уңышка ирешә, - диде Линар Нурисламович. Барысына да конструктив, уңышлы эш теләп, ул жюри әгъзалары белән таныштырды. Алар ике атна дәвамында унҗиде педагогның эшен бәяләргә, иң яхшыларын сайлап алырга һәм җиде финалчыны игълан итәргә тиеш. Конкурсантлар арасында – башлангыч сыйныф физика, биология, русс теле һәм әдәбияты, физик культура, математика, география һәм инглиз теле укытучылары бар. Дүрт яшь белгеч конкурста үзләрен “Педагогик дебют» номинациясендә сыныйлар.
- Сайлау критерийлары шактый кырыс булса да, барлык конкурста катнашучылар югары дәрәҗәдә чыгыш ясыйлар, - диләр жюри әгъзалары. Һичшиксез, барлык катнашучыларның да эшләре игътибарга лаек. Мастер-класслар барышында алар тулысынча һөнәрманлык, эш тәҗрибәсен һәм белемнәрен күрсәтәләр. Ә методик семинар һәм педагогик совет утырышлары барышында бәйгечеләрнең педагогик тәҗрибәсе гомумиләштереләчәк. Талантлы педагоглар ярышы дәвам итә. Финалчыларның кайсысы республика этабында катнашучы булачагын тагын бер атнадан белербез.