Кыш Бабай призлары – гимнасткаларга

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Азнакайда Кыш Бабай призларына нәфис гимнастика буенча үткән Ачык турнир районыбыз спортчыларына яңа җиңүләр китерде. Алина Вазюкова пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Эмилия Сәгъдиева һәм Полина Власова турнирның көмеш призерлары булды. Арина Мальцева һәм Элина Кәлимуллина 3нче урыннарны яуладылар. Турнирда барлыгы 160 гимнастка катнашкан. Полина һәм Элина өчен бу беренче ярышлар булган. Кызларны турнирга Зифа Сәгъдиева әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International