Беренче тапкыр – Раштуа чыршысы

2018 елның 7 гыйнвары, якшәмбе

Нурлатта православие приходларының якшәмбе мәктәпләрендә укучылар өчен беренче тапкыр Раштуа чыршысы үтте.

Бәйрәм Халыклар дуслыгы йортында узды. Аны котлау сүзләре белән Нурлат районының благочинные Владимир Борков ачып җибәрде. Аннан соң балалар катнашында бәйрәм концерты булды. Алар шигырьләр укыды, җырлар җырлады, сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Һәр чыгыш гыйбрәтле булды. Әйтик, Илия Пророк храмының якшәмбе мәктәбендә белем алучылар игътибарны гаилә кыйммәтләренә юнәлттеләр, шәфкатьлелек турында сөйләп, игелекле эшләр кылырга өндәделәр. Ә Серафим Саровский приходының якшәмбе мәктәбе укучылары Раштуа чыршысы турындагы халык легендасын сөйләде.

Соңыннан балалар һәм өлкәннәр өчен “Могҗизалар кыры”, уеннар, конкурслар оештырылды, татлы бүләкләр дә һәркемне шатландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International