ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Сишәмбе көнне “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси советының киңәйтелгән утырышы үтте.

ТР Президенты Указы белән 2018нче ел Лев Толстой елы дип игълан ителде. Нурлатта аны “Мин янә Толстойны ачам...” дип аталган район бәйгесе ачып җибәрә.


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

РФ Президенты тарафыннан олы буынга  хөрмәт күрсәтеп 90, 95, 100 яшь тулган көннәренә матур теләкләр юллаган тәбрикләү телеграммаларын тапшыру районда дәвам итә. Шундый телеграммаларны дүшәмбе көнне ике юбилярга, илдәге күп вакыйгаларның шаһитлары, хезмәт ветераннары  Нурлатта яшәүче Елизавета Алексеевна Ишмулкина һәм Иске Әмзә авылында гомер кичерүче Зәкия Кәлимулла кызы Гатинага да тапшырдылар.

РФ Президенты тарафыннан олы буынга  хөрмәт күрсәтеп 90, 95, 100 яшь тулган көннәренә матур теләкләр юллаган тәбрикләү телеграммаларын тапшыру районда дәвам итә. Шундый телеграммаларны дүшәмбе көнне ике юбилярга, илдәге күп вакыйгаларның шаһитлары, хезмәт ветераннары  Нурлатта яшәүче Елизавета Алексеевна Ишмулкина һәм Иске Әмзә авылында гомер кичерүче Зәкия Кәлимулла кызы Гатинага да тапшырдылар.

“2017 елда халык тормышының куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә Татарстан муниципаль берәмлекләренең иң яхшы җирле үзидарә органы” республикакүләм смотр-конкурсында Нурлат шәһәре икенче урынга лаек булды. 

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда чиркәү кирәк-яракларының күчмә күргәзмәсе булды. Ул Нурлат районы благочинные Владимир Борков инициативасы буенча оештырылган иде.


13
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

Менә Яңа ел бәйрәмнәренә нокта да куйдык: шимбә көнне нурлатлыларны шәһәр мәйданына Иске Яңа елга җыйды.

Узган атнада Нурлат сәнгать мәктәбенең фортепиано  классында белем алучы укучылар Казанда үткән “Раштуа әкияте” VIII Халыкара фестиваль-конкурсында катнашып кайттылар. Нурлатлылар конкурста лаеклы чыгыш ясаган.  Алена Стрельникова кул астында шөгыльләнүче Алсу Сәйфетдинова – II, Зөфәр Ярмөхәммәтов – III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган.


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге елга нәтиҗәләр ясады. Узган атна азагында Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге район башлыгы Равил Кузюров катнашында 2017 елдагы эшчәнлеге буенча йомгаклау киңәшмәсе үткәрде.

 Нурлат шикәр заводында эшкәртү  сезоны азагына якынлашып килә. Шикәр ясаучылар бер атнадан артыграк вакыт эчендә басу-кырлардан  чөгендер ташуны, инде гыйнвар азагына эшкәртүне тәмамларга ниятлиләр. 
Сезон әле тәмамланмаган, әмма инде бүгеннән заводның 60 еллык тарихы эчендә күз күрмәгән рекордлы күрсәткечләр турында курыкмыйча әйтергә  мөмкин. Кичәге көнгә биредә 340 мең тоннадан артыграк чөгендереннән 52 мең тоннадан артыграк шикәр җитештерергә өлгерделәр. Чагыштыру өчен: узган елда сезон азагына кадәр 250 мең тоннадан артыграк татлы тамыр  эшкәртелгән һәм 33 мең тонна шикәр җитештерелгән булган. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International