Бу көннәрдә фән һәм мәгариф министрлыгы инициативасы белән республикада икенче ел рәттән “Олимпка юл” авыл районнары мәктәп укучылары арасында фәннәр олимпиадасы уза. Ярышларда математика, физика, химия һәм инглиз теле фәннәре буенча безнең район укучылары да актив катнаша.
Шәһәрнең 2нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Ислам Гайнетдинов (укытучысы Светлана Габбазова) олимпиадада математика фәненнән республика күләмендә беренче урынны яулады.