Диспансерлаштыру-2018: алга карап эшләү

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Быелгы диспансерлаштыру шәһәр һәм районның 8723 өлкән яшьтәге кешесен колачларга планлаштыра. Диспансерлаштыру 21, 24, 27, 30, 33 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен 3 елга бер тапкыр үткәрелә.

– Халыкны диспансерлаштыруның төп максаты – йогышлы булмаган хроник авыруларны иртә ачыклау, чөнки алар инвалидлык һәм вакытыннан алда үлем сәбәбе булып торалар, – дип билгеләп үтте Нурлат район үзәк хастаханәсенең поликлиника эшләре буенча урынбасары Лилия Субаева. – Иң беренче чиратта, болар – кан әйләнү системасы, үпкәләрнең хроник авырулары, яман шешләр, шикәр диабеты.

Диспансерлаштыруның мөһим булуын саннар да күрсәтә. 2017 елда диспансерлаштыру барышында 8272 нурлатлы тикшерү узган, һәм аларның бары 40,3 проценты гына сәламәт дип табылган.

– Һәр сигезенче кешедә – эндокрин, һәр унысында кан әйләнеше системалары авырулары, һәр 12сендә югары кан басымы ачыкланды. 29 кешедә яман шеш авырулары табылды, аларның 75 проценты – башлангыч стадиядә, – диде Лилия Наримановна.

Исегезгә төшерәбез, диспансерлаштыру кысаларындагы барлык тикшерүләр дә түләүсез башкарыла. Аны үтү өчен ОМС полисы белән яшәү яки теркәлү урыны буенча дәвалау-профилактика учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Билгеле булганча, быел Нурлат район үзәк хастаханәсе поликлиникасында капиталь ремонт көтелә. Шуңа күрә яшьләре буенча диспансерлаштыру үтәргә тиешле кешеләргә беренче яртыеллыкта тикшеренергә киңәш бирәләр.

Сирень Сәмәрханова

 

Диспансерлаштыру үтәргә тиешле затлар һәм тикшеренүләр турында җентеклерәк мәгълүматны газетаның nurlat-tat.ru сайтыннан укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International