РФ Президенты тарафыннан олы буынга хөрмәт күрсәтеп 90, 95, 100 яшь тулган көннәренә матур теләкләр юллаган тәбрикләү телеграммаларын тапшыру районда дәвам итә. Шундый телеграммаларны дүшәмбе көнне ике юбилярга, илдәге күп вакыйгаларның шаһитлары, хезмәт ветераннары Нурлатта яшәүче Елизавета Алексеевна Ишмулкина һәм Иске Әмзә авылында гомер кичерүче Зәкия Кәлимулла кызы Гатинага да тапшырдылар.