Узган атнада Нурлат сәнгать мәктәбенең фортепиано классында белем алучы укучылар Казанда үткән “Раштуа әкияте” VIII Халыкара фестиваль-конкурсында катнашып кайттылар. Нурлатлылар конкурста лаеклы чыгыш ясаган. Алена Стрельникова кул астында шөгыльләнүче Алсу Сәйфетдинова – II, Зөфәр Ярмөхәммәтов – III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган.