Бер елдан соң очрашырбыз

2018 елның 13 гыйнвары, шимбә

Менә Яңа ел бәйрәмнәренә нокта да куйдык: шимбә көнне нурлатлыларны шәһәр мәйданына Иске Яңа елга җыйды.

Кичнең суык булуына да карамастан, әлеге чара традиция буенча күңелле, Яңа ел кәефе белән, нурлатлылар һәм шәһәребез кунаклары катнашында үтте. Ә кунаклар бу көнне бәйрәм котлауларын кабул итеп кенә калмады, үзләре дә сәхнәдән якташларыбызга җылы теләкләрен җиткерде. Мисал өчен, Башкортостаннан килгән ир-ат мондый мөмкинлектән бик теләп файдаланды. Сүз уңаеннан, өлкәннәр дә, балалар да актив булдылар. Кыш Бабай белән Кар Кызы быелның соңгы Яңа ел теләкләрен җиткерде, викторина сорауларына җавап биргән иң зирәкләргә һәм шигырь сөйләгән балаларга бүләкләр өләште. Ә аннан соң барысы бергә шәһәр чыршысы тирәли зур әйлән-бәйләнгә басты. Боларның барсы да районның үзешчән сәнгать артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Бер сүз белән әйткәндә, күңелсезләнергә сәбәп булмады: кич буе эстрада музыкасы яңгырады, теләүчеләр биергә чыкты, кемдер кайнар чәй белән җылынды, шашлык белән сыйланды. Ә Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән истәлеккә фотосурәт Яңа ел аккордының соңгы нотасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International