Бурычлар билгеләнде

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Сишәмбе көнне “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси советының киңәйтелгән утырышы үтте. Сәсяи совет әгъзасы Флюра Ногманова җитәкчелегендә узган утырышта 8 төрле мәсьәлә каралды һәм расланды.

Бу әле сәяси советның яңа елдагы беренче утырышы, шуңа күрә дә беренчеләрдән булып бүлекчәнең еллык эш планы каралды һәм расланды. Җирле бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханеева билгеләп үткәнчә, Нурлат бердәмросслары быел да төрле юнәлешләр буенча киңкрылы эшчәнлек алып барырга планлаштыралар. Башлангыч бүлекчәләр, тарафдарлар советы, иҗтимагый оешмалар, депутатлар фракцияләре эшләрен тагы да җанландыру, җәмәгать кабул итүе бүлмәсенең эшен дәвам иттерү, федераль, төбәк һәм җирле партия проектларында катнашу планлаштырыла. Әлбәттә, алда торган Россия Президенты сайлаулары да партиялеләр алдына яңа бурычлар куя.

-Халыкны сайлауларда актив катнашуга җәлеп итү максатыннан “Мобилизация” социаль проекты эшләтеп җибәрелде.  Халыкны сайлауларга мобилизацияләү практикасы элегрәк үткәрелгән сайлауларда да өлешчә кулланылган иде, бу юлы ул дәвам иттереләчәк. Проектта партиянең барлык әгъзалары да актив катнашырлар дип уйлыйбыз, – ди РалияХанеева.

Сәяси совет әгъзалары проектта катнашуны хуплап бердәм тавыш бирделәр. Утырышта башлангыч бүлекчәләр, җирле контроль комиссиясе эшенә кагылышлы  оештыру характерындагы башка сораулар да каралды. Сәяси совет әгъзалары җирле җәмәгать кабул итүе бүлмәсе җитәкчесе вазифасына яңа – Эльвира Бәхтиярова кандидатурасын тәкъдим иттеләр. Ә утырыш азагында партия тормышында активлык күрсәткән бүлекчә секретарьлары һәм партия әгъзалары бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International