Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда чиркәү кирәк-яракларының күчмә күргәзмәсе булды. Ул Нурлат районы благочинные Владимир Борков инициативасы буенча оештырылган иде. Күргәзмәдә чиркәүләрнең борынгы әйберләре – иконалар, кечкенә кыңгырау, шәмдәл, руханиларның киеме, Николай I патшалык иткән заманда басылган Псалтирь һәм Тәурат тәкъдим ителде. Аларның барысы да төрле чорларда районыбыз храмнарында кулланылган. Кайберләре борынгы чиркәүләр сүтелгәннән соң сакланып калынган. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәр экспонат турында Илия Пророк храмының якшәмбе мәктәбе укучылары сөйләде.
– Экспозиция ике айдан артык әзерләнде. Эспонатларны тасвирлау, алар турында мәгълүмат туплау буенча зур эш башкарылды, – диде Владимир Борков. – Кайбер әйберләрне һәм уникаль басмаларны храмыбызга район кешеләре китерде.