Район халкына пенсияләрне, социаль түләүләрне һзм пособиеләрне "Татарстан Почтасы" УФПС аша графиктан алданрак түли башладылар, дип хәбәр итә Пенсия фондының Нурлат районындагы идарәсе.
Пәнҗешәмбе, 9 апрельдә 9.00 дән 15.00 гә кадәр барлык техник теле- радиотапшыру чараларын туктатып тору эшләре башкарылачак.
Бөек Җиңүнең 75 елыгы уңаеннан Мамык авылында яңа обелиск урнаштыру һәм анда сугышта һәлак булучыларның исемнәрен язу планлаштырылган.
Республиканың матди ярдәм үзәгенең Нурлат муниципаль районындагы 33нче бүлекчәсе мәгълүматлары буенча апрель аенда 1500 кешегә автомат рәвештә түләүләр гаризаларсыз озайтылды.
“Гаилә даны битләреннән” Халыкара Интернет-конкурсында район газетасы журналистлары һәм аның штаттан тыш хәбәрчеләре, шулай ук шәһәрнең 3нче урта мәктәбе укучылары актив катнаштылар.
Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге мәгълүматлары буенча март ае азагына миграция исәбендә барлыгы 82 чит ил гражданины исәпләнә.
Урта Камышлы авыл җирлеге күпмилләтле, аңа 6 торак пункт 6 (Урта һәм Укче Камышлы, Абляскино, Чияле Алан, Красный Октябрь, Михайловка) керә.
Карантин чорында Нурлат шәһәренеә "Ышаныч" психологик-педагогик медик социаль үзәге 3 яшьтән 18 яшькәчә баларының үсеш һәм белем, тәрбия мәсьәләләре буенча әти-әниләргә түләүсез онлайн- консультация күрсәтәләр.
Мамык авыл җирлегендә санитар-эпидемиологик режим чорында профилак чаралар үткәрү буенча эшче төркем булдырылган.
"Игелекле Нурлат" проекты кысаларында "Без бергә" акциясе старт алды. Ул махсус санитар -эпидемиологик режим чорында өлкәннәргә азыктөлек сатып алуга юнәлдерелгән.