Нурлатлыларга бу айда пенсияне алдан түлиячәкләр

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Район халкына пенсияләрне, социаль түләүләрне һзм пособиеләрне "Татарстан Почтасы" УФПС аша  графиктан алданрак түли башладылар, дип хәбәр итә Пенсия фондының Нурлат районындагы идарәсе.

"Түләүләр алдан башкарыла. Шул рәвешле алрес буенча пенсия алучы гражданнарның өйдә булуы сорала, - диләр идарә хезмәткәрләре. Шулай ук, шәхси кабул итүләр чикле булу сәбәпле, ПФР сайтыннан яки Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга киңәш бирәләр. Оператив мәгълүматны һәм ПФР органнары эшчәнлеге буенча сорауларга җавапны 2-10-03 телефоны буенча алырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International