Нурлатта "Без бергә" акциясе кысаларында волонтерлар өлкәннәргә булыша

2020 елның 3 апреле, җомга

"Игелекле Нурлат" проекты кысаларында "Без бергә" акциясе старт алды. Ул  махсус санитар -эпидемиологик режим чорында өлкәннәргә азыктөлек сатып алуга юнәлдерелгән. Акциянең инициаторы  һәм катнашучысы Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин.  Ул акчалата кертемнәрен районның ветераннар (пенсионерлар) ңирле иҗтимагый оешмасының махсус счетына  күчерде.  Нурлат волонтерлары исә беренче азык-төлек җыелмасын Бөек Ватан сугышы ветераны Игорь Петрович Ивелевка тапшырдылар. 

Мөһим акциядә катнашрга теләүчеләр өчен реквизитлар районның рәсми аккаунтларында урнаштырылачак. Хәйрия акциясенә кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International