Нурлат районында 80нән артык чит ил гражданины яши

2020 елның 4 апреле, шимбә

Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге мәгълүматлары буенча март ае азагына миграция исәбендә барлыгы 82 чит ил гражданины исәпләнә.

Алар арасында Әрмәнстан, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Вьетнам - барлыгы 10 чил ил вәкилләре яши. Аларның 17се яшәү урыннары буенча теркәлгәннәр, -13е- яшәү урыны,49ы- беренче тапкыр тору урыны  һәм 33 кеше тору урыны озайтылу карары буенча яши.  4 чит ил кеәе Нурлат районында вакытлыча яши. 

"Нурлат районында чит ил гражданнары белән бәйле  миграцион хәл тотрыклы, Мар ае азагы торышына алар катнашында җинаятьләр теркәлмәде, - диде полиция начальнигы урынбасары Азат Мәхмүтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International