"Нурлат-информ" журналистлары халыкара конкурс лауреатлары булдылар

2020 елның 5 апреле, якшәмбе

 “Гаилә даны битләреннән” Халыкара Интернет-конкурсында район газетасы журналистлары һәм аның штаттан тыш хәбәрчеләре, шулай ук шәһәрнең 3нче урта мәктәбе укучылары актив катнаштылар. 

Быелгы конкурс Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Нурлатлылар электрон Хәтер Китабы 2019/2020 чираттагы томының автордашлары булдылар. 

Район газетасы журналистларының иҗади эшләре яхшы бәя алды. Лилия Мөбарәкшина II дәрәҗә дипломга ия булды. Сирень Сәмәрханова, Маргарита Литта, шулай ук район газетасын озак еллар җитәкләгән Сәкигә Хәйруллина, Колбай Мораса авылындагы Габдулла Кариев исемендәге музей директоры Люзия Вәлиуллина III дәрәңә дипломга лаек булдылар. 

Конкурсның "Башлангыч мәктәп"  номинациясендә шәһәрнең 3нче мәктәбе укучысы Вячеслав Литта Россия журналистлар Берлеге Мактау грамотасы белән бүләкләнде. "Югары мәктәп (чыгарылышлар) номинациясендә 11 нче сыйныф укучысы Елена Романова һәм9нчы сыйныф укучысы Игорь Литта  I дәрәңә лауреат булдылар. Аларның остазлары һәм мшктәп укытучысы Ирина Романова шулай ук Россия журналистлар Берлеге Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International