Бөек Җиңүнең 75 елыгы уңаеннан Мамык авылында яңа обелиск урнаштыру һәм анда сугышта һәлак булучыларның исемнәрен язу планлаштырылган иде.
" Бөек Җиңү көненә обелискны яңарту өчен эшләр планлаштырылган. Җирле бюджетка өстәмә кергән 150 мең сумга материалларга заказ бирдек, - диде Мамык авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков.
Сугышта һәлак булучылар исемлегендә 150 авылдаш исәпләнә. Хәзер исемлекне яңартып, сугыштан кайткач вафат булган мамыклыларны да исемлеккә кертергә планлаштыралар. Алар 500 кеше.